news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Генерал Апти Алаудинов: Ноябрь Украина белән низагта хәлиткеч ай булачак

Саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары Апти Алаудинов ноябрь махсус хәрби операция өчен хәлиткеч ай булачак дип саный.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия армиясе фронтның барлык юнәлешләрендә дә алга бара, ә Украина Кораллы көчләренең оборонасы җимерелә.

«Ноябрь быелның иң нәтиҗәле айларыннан берсе булачак. Без бик җитди нәтиҗәне күрәчәкбез», - дип уртаклашты Алаудинов.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Украина хәрбиләре тере көчләр җитмәү сәбәпле бергә хезмәт итүче солдатларның качуыннан зарлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100