Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татнефть» генераль директоры Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде
«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Идел буе халыкларының этник музыкаль-шигъри мирасын торгызуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде, дип яза «Нефтяные вести» газетасы.
Иҗат төркеме составына шулай ук «Татнефть» Хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин, төрки музыка кораллары ясау остасы Сергей Вертелецкий, «Кадим Әлмәт» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлинов керде.
«Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы 2021 елда борынгы татар музыкасын торгызу максатыннан оештырылды. Ансамбль традицион музыканы өйрәнү һәм популярлаштыру, шул исәптән экспедицион тикшеренүләр, архив материалларын цифрлаштыру һәм үз репертуарын формалаштыру белән шөгыльләнә.
Коллектив шулай ук концерт эшчәнлеге дә алып бара. Аерым алганда, ансамбль Истанбулда чыгыш ясады, анда Идел буе халыкларының музыкаль традицияләренә нигезләнгән программа тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз