Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гендер-пати, йөзләгән туй һәм коляскалар парады: Татарстанда «Гаилә атналыгы» ничек узды
Татарстанда 1-8 июль көннәре Гаилә атналыгы чараларына бай булды. 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Республика яшь гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтә, гаилә коручылар өчен нинди чаралар бар – бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында брифингта сөйләделәр.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, кәләшләр һәм коляскалар парады
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, атна дәвамында гаилә темасына багышланган 600ләп төрле чара уздырылган. Концерт, викторина, спорт ярышлары, мастер-класслар, күргәзмә кебек чаралар паркларда, скверларда, мәдәният йортларында, мәктәп яны лагерьларында, китапханәләрдә, авыл клубларында оештырылган. Кайбер гаиләләр үз өйләрендә кабул иткән.
Фото: © prav.tatarstan.ru
«Татарстан Рәисе (Рөстәм Миңнеханов – Т-и. искәрмәсе) гаилә темасына – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, күп балалы гаиләләргә, һөнәри династияләргә зур игътибар бирә», – диде Эльвира Әхмәтова. Быел Татарстанда 70 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган. ЗАГС идарәсе башлыгы әлеге медальнең иң хөрмәтле династияләргә, бергә 25 елдан артык гомер кичергән гаиләләргә бирелүен искәртте. «Бу нык гаилә, тугрылык, үзара ихтирам символы», – диде Әхмәтова.
Казанда «Елмай» паркында узган гаилә бәйрәмендә медаль 12 гаиләгә бирелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләгәннәр.
Фото: © «Татар-информ»
800дән артык яңа гаилә корылган һәм 500дән артык бала якты дөньяга аваз салган
Гаилә атналыгында үзенчәлекле, моңа кадәр булмаган яңа чаралар да үткән. Теләче, Түбән Камада гендер-пати үткәреп, кунакларга булачак сабыйның җенесен игълан иткәннәр. Балык Бистәсендә – кәләшләр парады, ә Балтач районында коляскалар парады узган. Балалар арбасын әти-әниләр ракета, төрле махсус хезмәт машиналары, тракторлар рәвешендә бизәргә тырышканнар.

Татарстанда 1-7 июльдә 47 ЗАГС бүлегендә 710 яңа гаилә барлыкка килгән. «ЗАГС хезмәткәрләре өчен Гаилә көне – ул үзенчәлекле көн. Бу көнне өйләнешергә теләүчеләр аеруча күп. 1-7 июльдә 710 пар никахларын рәсмиләштерде. Тагын 129 гариза 8 июльдә өйләнешергә теләп, гариза тапшырды», – диде Эльвира Әхмәтова.
Ул Гаилә атналыгында ЗАГСларда 50,60,70 ел бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтләнүен, яңа туган балаларга тантаналы төстә исем кушу чаралары үткәнен әйтте. 1-6 июль көннәрендә республикада 500дән артык бала дөньяга килгән.
Фото: © «Татар-информ»
Татарстанда «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесенә старт бирелде. Эльвира Әхмәтова бәйгенең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүен билгеләп узды.
Конкурс алты номинациядә узачак: «Кызыклы танышу тарихы», «Әти-әниемнең үзенчәлекле туе», «Зур һәм тату гаиләм», «Гаилә – традицияләр сакчысы», «Иңне-иңгә куеп: иң озын гомерле никах», «Ватан гаиләдән башлана».
«Татарстанда яшәүчеләрне ата-аналары, әби-бабайларының танышу тарихлары, туйлары ничек матур узганын, гаилә традицияләре турында сөйләргә чакырабыз. Һәр номинациядә акчалата бүләк: өченче урын өчен 5 мең сум, икенче урын өчен 10 мең сум, беренче урын өчен 15 мең сум», – дип хәбәр итте Эльвира Әхмәтова.
Фотосурәтләрне социаль челтәрләрдә урнаштырып, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Татарстанда гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, республикада күп балалы гаиләләр саны бермә-бер артуы күзәтелә. Соңгы ун ел эчендә аларның саны 2,5 тапкырга арткан.
Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
2013 ел башына 24 меңнән артык күп балалы гаилә булса, бүген 58 мең 800 күп балалы гаилә исәпләнә. Аларда 187 мең бала тәрбияләнә.
«Гаиләнең дәүләт һәм җәмгыять үсешендә мөһим ролен исәпкә алып, былтыр Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, күп балалы гаилә статусы расланды. Олы балага 18 яше тулганчы яки уку йортында көндезге бүлектә укучы балага 23 яше тулганчы, гаилә күп балалы булып исәпләнә», – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Ул күп балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30шар проценты күләмендә субсидияләр, даруларга субсидия, уку йортында белем алучы 23 яшькә кадәр балаларга транспортта йөрү өчен айлык субсидия бирелүен билгеләп узды.
«Күптән түгел Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән закон буенча, субсидия натураль ташламага алмаштырылган – дарулар табиб рецепты буенча бушлай бирелә», – диде министр.
Билгеле булганча, авыл җирлегендә яшәп, бәби табучыларга республикада акчалата ярдәм каралган. «Татарстан гаиләләргә уникаль ярдәм чаралары белән аерылып тора. Республикада башка бер төбәктә булмаган чаралар бар: авылда яшәп, 25 яше тулганчы беренче баласын тапканнарга 50 мең сум, өченче баласын 29 яшькә кадәр тудырган хатын-кызга 100 мең сум субсидия түләнә. Программа гамәлдә булганнан бирле авылда яшәүче 15 мең хатын-кыз шул ярдәм чарасыннан файдаланган», – дип искәртте Эльмира Зарипова.
«Бу безгә авыл халкының демографик потенциалын сакларга мөмкинлек бирде. Республикада беренче балалары туган гаиләләр барлык структурада якынча 40 процентны тәшкил итә. Өченче балалары туган гаиләләр саны да кимеми. Киресенчә, күп балалы гаиләләр арта», – дип әйтте министр.
Ул күп балалы гаиләләргә иң зур ярдәм чараларыннан балалар бакчасы өчен түләү чыгымнарының каплануын ассызыклады. «Балалар бакчасына йөргән беренче бала өчен ул – 20 процент, икенче бала өчен – 50 процент, өченче бала өчен 70 процент тәшкил итә», – дип искәртте Зарипова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гаилә атналыгында тагын бер шатлыклы вакыйга: уннан артык бала тәрбияләүче гаиләләргә автомобильләр тапшырдылар. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, ун һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр машиналы булды. Республикада андый алты гаилә бар. Аларга 15 пассажир сыйдырышлы Sollers Atlant машиналары бирелде», – дип сөйләде министр.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстанда туй уздыру өчен яшьләргә 100 мең сумлык грант гамәлгә кертелгән. Бу хакта яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Татарстанда грант кертелү турында игълан итәбез. Без өйләнешергә җыенган яшьләргә ярдәм итәргә телибез. Татарстан Рәисе бу проектны хуплады. Үзем дә кайчандыр кәләш буларак туй күпмегә төшкәнен яхшы беләм. Аның чыгымнары бик күп. Мин менә хыялдагыча уздыра алмадым, ә башкалар өчен бу көн мәңгегә истә калырлык булсын иде, шуны телибез», – диде Софья Галиева-Мостафина.
Ул, яшьләр татар, рус, удмурт һәм башка халык традицияләрен сакласын һәм туй көнендә дә чагылдырсын иде, дигән теләген җиткерде.
100 мең сумлык бүләккә лаек булу өчен, өйләнешүчеләрнең яше 35 тән артмавы һәм республикада өч елдан артык яшәүләре шарт. Ел азагына кадәр 80 пар шушы грантны алырга мөмкин. Яңартылган дәүләт хезмәтләре – 2.0 хезмәтләре порталында гариза тутырып, видеовизитка беркетергә һәм әңгәмә узарга кирәк.
«Биш эш көне эчендә «Ак Барс банк» картасына шушы акча килә. Мондый ярдәм Россиядә дә, илдә дә юк. ЗАГС идарәсенә шушы проектны хуплаулары өчен рәхмәт». – диде Софья Галиева-Мостафина.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Ул яшь гаиләләрнең нинди программалар буенча тораклы була алуын искәртте.
«Яшьләр өйләнешкәч, аларны, кагыйдә буларак, торак мәсьәләсе борчый. Дүрт ярдәм программасы бар – торак бәясенең 35 проценты күләмендә субсидия (баласыз гаиләләр өчен 30 процент), социаль ипотека, торак бәясенең 60 проценты күләмендә 15 елга процентсыз бүлеп түләү мөмкинлеге, яшьләр арасында торак конкурсы», – диде Софья Галиева-Мостафина.
Ул ел саен яшь гаиләләргә «Салавта күпере» торак комплексында 49 фатир бирелүен әйтте. Бу күпчелек яшьләр сәясәте, социаль өлкә активистлары. «Барлык программалар турында Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында мәгълүмат бар. Язылып та килергә мөмкин, барысын да сөйләп аңлатачакбыз», – диде.
Софья Галиева-Мостафина Татарстанда яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә торган 7 үзәк булуын искәртте. Якын арада Яшел Үзәндә, Алабугада да шундый үзәкләр ачылачак.
Белгеч республикада балаларга һәм яшьләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләвен дәвам итеп, ел саен лагерьларда 200 меңнән артык бала ял итүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, быел тагын 14 лагерь яңартылачак. «Моның кадәр лагерьлар челтәре Россиядә беркайда юк», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз