news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Геленджикның «Азария» кунакханәсендә газ шартлаган

Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күргән, бер кеше (икенче чыганак буенча – ике кеше) үлгән.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Геленджик шәһәренең Совет урамында урнашкан кунакханәдә газ шартлау нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, бер кеше үлгән.

Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы шәһәр прокуроры урынбасары Игорь Куцовка сылтама белән хәбәр итә.

«13 июльдә Геленджик шәһәрендә иртәнге сигезләр тирәсендә Совет урамында урнашкан кунакханәдә газ шартлады. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булды, төрле тән җәрәхәтләре алган өч кешене хастаханәгә озаттылар. Тикшерү эше бара», - диде Куцов.

Шуның белән бергә, әлеге хәл турында хәбәрдар булган чыганак «Интерфакс»ка хәбәр иткәнчә, кунакханәдәге шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны икегә җиткән.

«Зыян күргән бер кеше алган җәрәхәтләрдән үлгән», - диде ул агентлыкка.

Сишәмбе иртәсендә Геленджикның «Азария» кунакханәсендә газ шартлаган. Нәтиҗәдә, бинаның беренче катындагы эчке конструкцияләргә зыян килгән, пыялалар коелып төшкән. 50 кешене эвакуацияләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100