Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гекдениз Карадениз: “Теләсә нинди вакытта “Рубин” белән килешүне озайта алам”
“Рубин”ның ярымсакчысы Казан клубы белән килешүне озайту мәсьәләсе турында сөйләде
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Илдар Райманов). “Рубин”ның ярымсакчысы Гекдениз Карадениз Казан клубы белән килешүне озайту мәсьәләсендә вазгыять турында сөйләде.
“Мин “Рубин” да җиде ел уйным. Минем килешү срогы 2016 елда чыга, әмма ул теләсә кайсы вакытта озайтылырга мөмкин, чөнки клуб моны эшләргә каршы түгел. Якын арада бу хакта рәсми рәвештә белдереләчәк.
Мин карьераны 2016 елда тәмамларга телим дигән идем, әмма минем клубтан китәсем килми. Мин Төркиягә кайту турында да уйламыйм. Казанда мине яраталар һәм мин дә аларга шулай ук җавап бирәм. Ә кеше аны яраткан урыннан сирәк китә”, - дип белдерә Карадениз сүзләрен Төркиянең hurriyet.com.tr. порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз