news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гекдениз Карадениз: "Татарстанда мәчет төзү минем өчен мөһим"

“Хәзер Казанда яшим. Алга таба кайда яшәрбез – белмим. Аллаһ кая насыйп итсә, шунда яшәргә язсын”, - диде спортчы.

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Рубин" футболчысы, хәйрияче Гекдениз Карадениз “Туган авылым” ресторанында Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган төшке ашта журналистларга  Биектау районында аның иганәчелеге белән төзелүче мәчет турында әйтте.

Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, аны билгеләнгән вакытка ачарбыз, дип әйтте ул. Әмма кайчан төзелеп бетәчәген тәгаенләмәде. “Казанда 10 елга якын вакыт яшим. Минем өчен Татарстан зур роль уйный. Казанда мәчет төзү миңа мөһим. Бу үзенә күрә бер бүләк булыр”, - диде спортчы. Алга таба тормышыгызны Казан белән бәйләргә телисезме дигән сорауга ул: “Хәзер Казанда яшим. Алга таба кайда яшәрбез – белмим. Аллаһ кая насыйп итсә, шунда яшәргә язсын”, - диде.

Карадениз Инстаграммда татар телендә язма калдыруын әйтте, татар телендә өйрәнергә, язарга омтылам диде. “Телләребездә кайбер сүзләр охшаш”, - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100