news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гекдениз Карадениз «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде

Уенчы әлеге бүләккә Татарстанда футболны популярлаштыруга керткән өлеше һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен лаек булды.

Гекдениз Карадениз «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол клубы ярымсакчысы Гекдениз Карадениз «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга кул куйган, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Уенчы әлеге бүләккә Татарстанда футболны популярлаштыруга керткән сизелерлек өлеше һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен лаек булды, диелә хәбәрдә.

Кичә Карадениз «Рубин» өчен соңгы матчын үткәрде. «Уфа» командасы белән 0:0 исәбенә тәмамланган очрашу футболчының Казан командасы составындагы 300нче уены булды.

Төрек футболчысы «Рубин»га тренер булып килергә теләге барлыгы хакында белдерде. Корбан Бердыев аны кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100