news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гекдениз Карадениз: «Сигез елда Казан туган шәһәремә әверелде»

“Рубин” легендасы җанатарларына Казанга килергә киңәш иткән.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). “Рубин” командасы легендасы, Төркия футболчысы Гекдениз Карадениз ФИФА рәсми сайтына биргән интервьюсында Казандагы тормышы турында сөйләгән.

«Казан – бик үзенчәлекле шәһәр, Россиянең башка шәһәрләренә ошамаган, – дип билгеләп үткән Карадениз. – Казанның тарихи урыннарда йөрергә, искиткеч гүзәл Кол Шәриф мәчетенә керергә яратам. Шәһәрдә тәмле ашлар әзерли торган үзбәк, грузин һәм әзербәйҗан рестораннары бар. Аларда мин буш вакытымны үткәрәм. Мин тыныч урыннар, шәһәр яны табигать кочагында ял итәргә ошый. Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгарга планлаштыручы җанатарлар, һичшиксез, Казанга да килергә тиеш. Сигез ел дәвамында Казан минем туган шәһәремә әверелде”  

news_right_1
news_right_2
news_bot