news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гекдениз Карадениз Өлкәннәр көне хөрмәтенә хәйрия ашы уздыра

Хәйрия чарасы "Зәкать" хәйрия фонды белән берлектә уза.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Гекдениз Карадениз "Зәкать" хәйрия фонды белән берлектә Татарстан Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын Өлкәннәр көне белән котлаячаклар. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды "Туган авылым" ресторанында төшке аш уздыра.

2016 елның 30 сентябрендә фонд тантаналы чарага мөмкинлекләре чикләнгән 50 өлкән кешене чакырачак. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм "Рубин" клубы футболчысы, фондның даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз бәйрәм белән котлаячак. Өлкәннәргә бүләкләр тапшырылачак.

Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында фонд ялгыз өлкән кешеләргә корбан ите һәм продукт җыелмасы таратачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100