news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Геройлар янәшәдә» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

«Геройлар янәшәдә – Герои рядом» республика конкурсы кысаларында чираттагы видеодәрес дөнья күрде. Бу юлы укучылар өчен махсус оештырылган дәресне «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова алып бара. Проект кысаларында чыккан башка видеодәресләрне конкурсының рәсми сәхифәсендә (каналында) карарга мөмкин.

Оештыручылар иҗади эшләрне кабул итү вакытын да искәртеп үтә. Быел конкурска гаризалар 1 августка кадәр кабул ителәчәк. Күләмле әсәрләр язучы авторлар өчен яхшы яңалык: быел «Роман» номинациясенә дә әсәрләр кабул ителә. Әлеге номинациядә бәхетен сынап карарга теләүчеләр үз әсәрләрен 15 октябрьгә кадәр юллый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot