news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газпромбанк Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачарга планлаштыра

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә банк идарәсе рәисе Андрей Акимов белән очрашты.

Газпромбанк Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачарга планлаштыра
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов банк идарәсе рәисе Андрей Акимов белән «Газпромбанк» АҖнең Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачу планнары турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, очрашуда финанс технологияләрен үстерү, шулай ук инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Иннополис университеты уеннар өйрәнүчеләр исемлегендә Россиянең бердәнбер югары уку йорты булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100