Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр
Рәфкать Кантюков генераль директор киңәшчесе вазифасында эшен дәвам итәчәк.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенә яңа генераль директор тәкъдим итүдә катнашты. Әлеге вазифага моңарчы «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыяте генераль директоры урынбасары һәм баш инженеры вазифасын биләгән Рөстәм Усманов билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«ТР Президенты «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенә яңа җитәкче тәкъдим итүдә катнашты. Рәфкать Кантюков генераль директор киңәшчесе вазифасында эшен дәвам итәчәк», - диде Галимова. «Рөстәм Миңнеханов Кантюковка «Дуслык» ордены тапшырды», - дип өстәде ул. Галимова сүзләренчә, яңа генераль директорны «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары Сергей Хомяков тәкъдим иткән.
- Рәфкать Кантюков «Газпром»ның Татарстандагы бүлекчәсен 1998 елның апреленнән бирле җитәкләде. Аның җитәкчелегендә Татарстанда газлаштыру программасы гамәлгә ашырылды. 1999 елдан Кантюков – ТР Дәүләт Советы депутаты, 2008 елда ул Татарстан парламентының Президиум әгъзасы итеп сайланды. 2014 елның декабреннән – РФ Технологик фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз