Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Газпром» Төркиягә газ сату күләменең дүрт тапкыр диярлек артуы турында хәбәр итте
Төркия Хөкүмәте Россия газын сатып алу кимүе турында белдерсә дә, «Газпром» 2026 елның көзендә республикага торбаүткәргеч аша газ җибәрү күләме артуы хакында мәгълүматлар китерде, дип хәбәр итә холдинг.
Алынган мәгълүматларга караганда, ноябрьнең беренче биш көнендә Төркия кулланучыларына җибәрелгән газ күләме октябрь һәм сентябрь айларының шул чорындагы күрсәткечләрдән - дүрт тапкырга, ә «Газпром»ның октябрьдә Төркиягә тулаем газ сату күләме сентябрьгә караганда 78 процентка арткан.
Россия Төркиягә газны Кара диңгез аша узучы ике торбаүткәргеч буенча җибәрә. «Зәңгәр агым» 2003 елның башында файдалануга тапшырылды, аның проект куәте – елына 16 миллиард кубометр, гомуми озынлыгы 1 213 чакрым тәшкил итә. «Төрек агымы» экспорт газүткәргече ике тармактан тора: берсе - Төркия кулланучыларына җибәрү, икенчесе Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләрен газ белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. «Төрек агымы»ның гомуми куәте – 31,5 миллиард кубометр, аны эксплуатацияләү 2020 елның гыйнварында башланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз