Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Газпром” җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков Казанга килә
Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алырга җыена.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубковның Казанга килүе көтелә. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алачак, дип хәбәр итә республика Хөкүмәтенең рәсми порталында.
Виктор Зубковның Татарстанга сәфәре программасы тыгыз булачак, әмма аның нечкәлекләре турында әлегә мәгълүм түгел.
Искәртеп үтәбез: быел июньдә “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе катнашында Бөгелмә, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә барлыгы өч газ салу станциясе ачылган иде. Ул вакытта 2016 ел ахырына кадәр республикада тагын алты станция барлыкка киләчәге турында әйтелде. Ул чакта Татарстанда гамәлгә ашырыла торган газ сыеклату заводы төзү проекты турында да сүз барды. Моннан тыш, “Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы” ачык акционерлык җәмгыяте базасында Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде һәм республикада су транспортына газга эшли торган суднолар җитештерү буенча пилот проектны тормышка ашыруда хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз