news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Газпром межрегионгаз Казань» җәмгыяте башлыгы Ринат Сабиров вафат булган

Кичә «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Ринат Касыйм улы Сабиров кинәт вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ринат Сабиров белән хушлашу бүген 10.00 сәгатьтә компания офисында (Подлужная ур., 19 йорт) узачак.

Ринат Касыйм улы Сабиров 1967 елның 26 июлендә Казанда туган. КДУ (1991) физика факультетын һәм КДТУ-КХТИ (1994) аспирантурасын тәмамлый.

1994 елдан 1996 елга кадәр - аспирант, кече фәнни хезмәткәр, КДТУ-КХТИ физика һәм коллоид химия кафедрасы ассистенты. 1996 елдан 2003 елга кадәр - «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ маркетинг бүлеге җитәкчесе.

2003 елның июненнән августына кадәр - ТР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты. 2003 елдан 2006 елга кадәр - Татарстан Премьер-министрының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе. 2006 елдан алып 2010 елга кадәр - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть, газ һәм химия комплексы мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе.

2010 елдан 2020 елга кадәр - Татарстан Президентының ярдәмчесе. 2020 елның июленнән - «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры. Шулай ук «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы да булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100