news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Газманов: Мин Казанны бик яратам

Олег Газманов: Мин Казанны бик яратам
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Россиянең халык артисты Олег Газманов Казанга сәфәре вакытында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Җырчы «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан башкаласы кыска вакыт эчендә иң яхшы шәһәргә әверелде, дип белдерде.

«Казанда ничә тапкыр булганмындыр, хәтерләмим. Быел беренче тапкыр сәхнәгә чыгуыма, хезмәт кенәгәсе белән музыкант булып эшли башлавыма 56 ел тулды. Бу еллар дәвамында минем төрле Казанны күргәнем булды, аны коточкыч хәлдә күргәнем бар. Минемчә, Казанга шәһәрне шундый хәлдән тартып чыгарган җитәкчеләр белән бәхет елмайды. Казан искиткеч», - диде артист.

Газманов Татарстан башкаласына һәрвакыт рәхәтләнеп килүен белдерде. Аның сүзләренчә, «бөек бәйрәм – фашистлар Германиясен Җиңүнең 80 еллыгын» нәкъ менә биредә билгеләп үтү аның өчен зур дәрәҗә.

«Минем монда дусларым күп, мин Казанны бик яратам. Минем әйтер сүзем, җырлар җырларым бар. Минем репертуарым бик зур, ул барлык бәйрәмнәргә, бигрәк тә Җиңү көненә туры килә. Хәтта кайбер җырларны премьера итеп беренче тапкыр башкарачакмын. Күптән түгел генә биредә «Танки» җырына клип төшердек. Чакыруыгыз өчен рәхмәт», - дип ассызыклады ул.

Казанда 1 июньдә Россиянең халык артисты Олег Газмановның «Родники. Дети» проектының балалар җыр конкурсы финалы була. Чара Галиәсгар Камал исемендәге театрда узачак. Татарстанны конкурста «Ежевика» фолк-проекты тәкъдим итәчәк, дип «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100