news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Газлаштырып бетерү программасы кысаларында 31 мең кишәрлек чикләренә кадәр газ үткәрелгән

2025 елда Татарстанда социаль газлаштырып бетерү программасы буенча чыгымнарның гомуми суммасы 2 миллиард сумнан артык. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә социаль газлаштырып бетерү программасы буенча 48,9 меңнән артык гариза. Шуларның 36,2 меңнән артыгы кабул ителде. Гаризаларның бер өлеше нинди дә булса документлар булмау сәбәпле кире кагылды. 34,5 мең килешү төзелде. Хәзерге вакытта шулар арасыннан 31,3 мең кишәрлек чикләренә кадәр газ үткәрелде», - дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә газ 25,6 мең йортка тоташтырылган. Әлеге йортларның хуҗалары кишәрлек чикләре эчендә барлык кирәкле эшләрне башкарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot