Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газизовлар гаиләсе баланың җенесен «Гаилә белән сайлыйбыз» марафоны эфирында белгән
Икенче тапкыр әти-әни булырга җыенган Газизовлар гаиләсе «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» телевизион марафоны эфирында булачак сабыйларының җенесен белгән. Ир белән хатынга студиядә зур булмаган гендер-пати оештырганнар – алар төсле конфеттилар салынган шар шартлаткан.
«Безнең кызыбыз бар инде, аңа – 8 яшь. Икенче балабыз тууга әзерләндек, планлаштырдык. Аның малай яки кыз булуы мөһим түгел, иң мөһиме – сәламәт булсын», - диде Газизовлар.
Аларга теләктәшлек күрсәтергә студиягә акушер-гинеколог, репродуктолог, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова килгән иде. Ул булачак әти-әнине котлап, үзәк исеменнән бүләк тапшырды, аларның беренче баласы да шунда дөньяга килгән.
Шарны шартлаткач, Газизовлар гаиләдә икенче баланың да кыз булачагын белде. Алар моңа бик шат булуларын һәм, яңа туган сабый белән очрашу өчен, июль аен түземсезлек белән көтәчәкләрен билгеләп үтте.
Газизовлар шулай ук, кичә сайлау участогында булып, Россиянең булачак Президенты өчен тавыш бирүләрен әйтте. Аларның фикеренчә, сайлау – һәр гражданинның тормышында мөһим вакыйга, чөнки нәкъ менә алар ярдәмендә илнең киләчәге хәл ителә.
Искәртеп узабыз, Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлы сайлау участогы ачылды.
Татарстанда 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне 22 мең сайлау комиссиясе әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, алар арасында чит ил вәкилләре дә бар.
Сайлауда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз