Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газинур Моратка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелде
Шагыйрь Газинур Моратка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелде. Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә имзалаган.
«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең матур әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Моратов Газинур Васикъ улына «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән Указда.
- Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз