Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Газинур Морат: Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль – татар халкының йөзек кашы
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен татар халкының йөзек кашы дип атады.
«Әлеге ансамбль халкыбызга хезмәт итә, югалып барган, онытылган җәүһәрләребезне эзләп табып, кайдандыр алып кайтып, халкыбызга кабат ирештерәләр. Бу, минемчә, бик зур хезмәт. Әлеге коллектив, татар халкының йөзек кашы буларак, шул хезмәтләрен бөтен дөньяга тарата», - диде ул Татар дәүләт филармониясендә ансамбльнең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим итү чарасында.
Ул ансамбль белән күп еллар хезмәттәшлек итүен әйтте. «Мин Айдар абыйны күптәннән беләм. Аның белән очрашканга 45 ел булган икән. Ансамбльнең юбилее уңаеннан шигырь дә язарга туры килде. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә бик күп проектлар булып тора. Ләкин ХХ гасыр ахыры-ХХI гасыр башында татар халкына тәгаенләнгән иң уңышлы проект - шушы ансамбльнең оешуы булгандыр дип исәплим», - диде Газинур Морат.
«Бүгенге көндә сәнгатебезне, асылда, шушы фольклор ансамбль аша беләләр дип уйлыйм. Чөнки алар бик күп илләрдә булырга өлгерде. Профессиональ дәрәҗәдәге мондый универсаль ансамбльләр юк: җырлыйлар, бииләр, уен коралларында уйныйлар. Бүгенге заманда мобиль булу - үзе бер бәхет дип уйлыйм. Һәрвакытта да халкыбызны горурландырып, дөньяга безне танытып яшәсеннәр иде», - дигән теләген әйтте ул.
Халык шагыйре фикеренчә, әлеге ансамбльнең булуы - татар халкының иң зур казанышы.
«Ансамбльнең оешу тарихын да хәтерлим. Ул вакытта «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә эшли идем. Исемдә, газетада Илһам Шакировның мәкаләсе чыккан иде. Ансамбль контрабас, флейта, скрипкалар катнашында оешырга тиеш булган. Илһам абый мәкаләсендә: «Бу уен коралларында бөтен дөньяда уйныйлар. Ә үзебезнең сазларыбыз, гөслә, думбралар кайда?» - дип, зур исемлек итеп санап киткән иде. Аллаһның рәхмәте, Илһам абыйның васыяте гамәлгә ашты», - диде ул.
«Ансамбльнең чишмә башында Илһам Шакиров тора дип әйтү - бик хаклы, дөрес булыр. Айдар Фәйзрахмановның фидакярлеге, җаны-тәне белән татар рухы белән тәрбияләнеп үсүе дә роль уйный. Шулай ук, ул ансамбльне бөтен дөньяга танытты. Минемчә, татар халкын беренче чиратта аларның ансамбле буенча танып беләләрдер. Киемнәреннән башлап, уен коралларына кадәр», - диде Газинур Морат.
Газинур Морат коллективның 50дән артык илдә булганнарын искәртте. «Бу бит бик күп. Ничә чакрым юл үткәнегезне санадыгызмы? Әлеге ансамбль - татарның бәхете өчен яралган һәм бик тә олуг эш башкара», - диде ул.
-
Быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән әлеге коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз