news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Газинур Гафиятуллинның улы Бөгелмә укучыларына Бөек Ватан сугышы хакында сөйләде

6 нчы мәктәпнең V сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы башлануның 68 еллыгына багышланган “Хәтер вахтасы” дигән чара узды

(Бөгелмә, 18 июнь, “Татар–информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмә үзәк китапханәсенең милли бүлегендә 6 нчы мәктәпнең V сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы башлануның 68 еллыгына багышланган “Хәтер вахтасы” дигән чара узды.
Әйдәп баручы китапханәче Фирая Мөфтиева балаларны II Бөтендөнья сугышы турындагы әдәби яңалыклар белән таныштырды, слайдлар күрсәтте. Аннары мәктәп укучылары алдында Бөгелмә районында туган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның улы Әнвәр Гафиятуллин чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot