Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газинур Гафиятуллин белән бергә хезмәт иткән сугышчының кызы каһарманны искә ала
1944 елның 14 гыйнварында Газинур Гафиятуллин күкрәге белән дошман амбразурасын каплый.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин белән бергә хәрби хезмәт лагерендә булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан Абдулла Миңнуллин фронтташының батырлыгы турында гаиләсендә искә ала торган булган, дип сөйләде аның кызы, Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында яшәүче Вафирә Миңневәлиева.
Абдулла Миңнуллин Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында 1907 елда туган. Хәрби хезмәткә алынгач аңа Газинур Гафиятуллин белән бергә хәрби хезмәткә өйрәнү лагерендә булырга туры килә. Алар төрле частьларга эләгә. Абдулла Миңнуллин Сталинград сугышында яралангач демобилизацияләнә. Газинур Гафиятуллин 1944 елның 14 гыйнварында Псков өлкәсе Освище авылын азат иткәндә дошман амбразурасын күкрәге белән каплый.
Сугыштан соң Абдулла Миңнуллин стена календарендә Газинур Гафиятуллинның батырлыгы хакында язылган биткә тап була һәм фронтташын таный, дип сөйләде аның кызы Вафирә Миңневәлиева.
«Әти календарьны кат-кат укыды. Аннары: «Булдыргандыр, ташлангандыр амбразурага, Газинур бик тәвәккәл иде, диде. Күз яшьләре чыкты әтинең. Бик акыллы кеше иде, гел сөйгән кызын сөйләп тора иде. Урының җәннәттә булсын, дип ике күзен йөртте, бер кулы йөрми иде. Әни белән елаштылар, мин дә еладым», — дип сөйләде ветеранның кызы.
Абдулла Миңнуллин Газинур Гафиятуллинны бик мәзәкчән кеше дип исендә калдырган. «Ул уйлап тормый иде. „Барам да берсенең башын чабып төшерәм“, ди икән дошманнар турында. Әти: „Аннары үзеңне тураклыйлар“, — дигәч, „Әй, мин турасалар, мин аны ул вакытта белмим бит инде“, — дип әйткән», — дип сөйләде ул.
Абдулла Миңнуллин календарьны истәлек итеп саклаган. «Аннары Газинур турында китап та чыкты. Әти аның турында гел искә алып сөйли иде. Календарь артына „Исән калсаң, яныңа барган булыр идем, һәлак булгансың шул“, дип язып куйган иде әти», — дип сөйләде кызы. Абдулла Миңнуллин 1963 елда вафат була.
Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында хәзер Лениногорск районына кергән Сугышлы авылында туган. 1939 елда Фин сугышында катнаша, Бөек Ватан сугышы башлангач кабат хәрби хезмәткә алына. Освище авылы янындагы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аның кабере шушы авыл янындагы туганнар каберлегендә. Каһарман сугышчының исеме Казан, Әлмәт, Бөгелмә һ.б. шәһәрләрдәге урамнарга бирелгән, Великие Луки районында да аның исеме мәңгеләштерелгән. Бөгелмә, Лениногорск һәм Түбән Новгородтагы Олы Рбишча авылында каһарман сугышчы хөрмәтенә һәйкәлләр куелган. Габдрахман Әпсәләмов аның турында «Газинур» романын язган. Газинур һәм Гыйльмурый Гафиятуллиннарның ике уллары һәм кызлары була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз