Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Газинур Фарукшин кабат гастрольләргә йөри башлаган
Татарстанның атказанган артисты, үз вакытында сәхнәне ташлап, машина йөртүче булып китүенә хәзер үкенүен белдерде.
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Хәния Фәрхи белән берләшеп, “Бәйрәм” коллективында эшләгән Газинур Фарукшин сәхнәне ташлап, машина йөртүче булып китүенә кайчакларда үкенүе турында белдерде. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында әйтте.
Үз заманында танылган җырчы булса да, Татарстанның атказанган артисты исеме аңа күптән түгел, моннан бер ел элек – 60 яшьлек юбилеен билгеләп узганда гына бирелде.
“10 еллап руль артында йөрергә туры килде. Эшем кызык һәм җаваплы иде, күбрәк музейлардан картинкалар ташыдык, күргәзмәләргә йөрттек. Төрле чаклар булды. Ерак юлга йөрү – теләсә кем булдыра торган эш тә түгел. Юл фаҗигалардан гына тора. Ник сәхнәдән киттем микән, дигән уйлар булгалады”, – дип белдерде ул.
Газинур Фарукшин сәхнәне ташлап, машина йөртүче булып китүенә кайчакларда үкенүе турында белдерде. Ул кабат гастролҗләргә йөри башлаган.
“Кайбер җирләрдә 10-25 еллар булган юк, элеккедән дә югары дәрәҗәдә кабул итәләр. Башкортстан якларында бер авылда халык хәтта, җырның куплетларын җырлап, дәррәү кубып утырды”, – дип белдерде ул тапшыру барышында. Күптән түгел генә өч җыр яздырдым, 60 яшьтә җырлап йөрермен дип уйламанан идем, дип ассызыклап үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз