news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гази Заһитовның туган авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга стела куелган

Стеллада татар солдаты Гази Заһитовның исеме дә бар. Исемлеккә авылдан сугышка китүчеләрнең исемнәре язылган.

Гази Заһитовның туган авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга стела куелган
Зилә Мөбәрәкшина

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовның туган авылы - Башкортстанның Мишкә районы Яңагош авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга стела куйганнар.

«Башкортстанда «ПМПИ-2022» җирле инициативаларга ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла. Авыл советы ел саен әлеге программада катнаша. Әлеге стела да шушы программа нигезендә эшләнде. Программаның асылы шунда: авыл халкы катнашырга теләк белдереп, акча җыя. Әйтик, авыл кешесеннән барлыгы 200 мең акча җыелган иде. Республика моның өчен - 960 мең, район администрациясе 156 мең бүлеп бирде. Стела шул акчага эшләнде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Уръяды авыл Советы башлыгы Раик Заһитов.

Аның әйтүенчә, элек авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга гына стела куелган булган. «Яңа стелада хәзер сугыштан кайтучыларның һәм сугыш кырында үлеп калучыларның исемлеге бар. Шулай ук, Әфган, Чечня сугышларында безнең авылдан катнашкан егетләрнең исемлеге була. Сугыш вакытында хезмәт армиясенә (трудовые армии) дә киткән кешеләр булган. Аларның исемнәре дә стелада урын ала», - диде авыл башлыгы.

Стеллада Гази Заһитовның исеме дә бар

Раик Заһитов инициатив төркемдә биш кешедән торганын әйтте. «Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов белән военкоматка барып, исемлекләрне таптык.

«Авылдан Бөек Ватан сугышына 450 кеше киткән, 244 кеше үлгән дип санала иде. Исемлекне төзи башлагач, 253 кеше үлеп калганы билгеле булды. Калганнары – сугыштан кайткан да, киткән. Сугыштан кайтканнарның исемлеген җыеп бетерә алмыйбыз. Без шул исемнәрне ачыклыйбыз, 136 кеше исемен җыйдык. Тагын 70ләп кешенең исемен ачыклыйсы бар. Бу эшкә ике ел әзерләндек», - диде Айрат Заһитов.

Раик Заһитов 2024-2025 елларда Мишкә районы Субай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга стела куерга теләвен әйтте.

«Уръяды авылы кешеләре шушы программада катнашырга теләк белдереп, киләсе елда авыл зиратын тимер киртә белән тотарга ният итте. Зират киртәләре агачтан эшләнгән, 2005 ел тирәсендә тотып алынган иде. Уръяды авыл Советы җирлегенә биш авыл кергән, шуның дүртесендә зират тирәсе тимер киртә белән тотылган. Шөкер, кешеләр теләп катнаша. Авыл Советында эшләгәндә зират киртәләрен һәм һәйкәлләрне яңартырга кирәк дигән бурыч куйдым», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100