news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гази Заһитовның ордены һәм медале мәктәптә янгында югалган булган

Гази Заһитов музее методисты каһарман турындагы архив материалларын, сакланып калган орден-медальләрен күрсәтте.

Гази Заһитовның ордены һәм медале мәктәптә янгында югалган булган
Зилә Мөбәрәкшина

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовның «III дәрәҗә Дан» ордены һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале туган авылы – Яңагош мәктәбендә янгын чыккач югалган.

«Мәктәптә Гази Заһитов почмагы була. 1972 елда мәктәптә янгын чыккач, Гази Заһитовның бер медале һәм ордены югала», - диде Гази Заһитов музее методисты Айрат Заһитов каһарманның биографиясе белән таныштырганда.

«Гази Заһитовка «Кызыл байрак» орденын биргәнче, «I дәрәҗә Дан» орденын биргән булсалар, ул тулы кавалер булыр иде...«Акыллы» генералларның шуңа башы җитмәгән, күрәсең», - диде «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов.

Методист музейның төп бүлмәсе – геройлар залында Гази Заһитов турындагы архив материалларын, сакланып калган орден-медальләрен күрсәтте. «Гази Заһитов Бөре шәһәрендә медицина техникумында ике ел укыганнан соң, 19 яшендә 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башланганда ул Таллинда артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Сугыш юлын узганда ул бер тапкыр да яраланмый. Берлинга кадәр барып җитә», - диде ул.

Айрат Заһитов архивларда 30 апрельдә 22 сәгать 40 минутта Рейхстаг түбәсенә Гази Заһитов һәм Михаил Мининның байрак кадаганнары турында дәлилләүче документлар барлыгын әйтте. «Өченче удар армия җитәкчелегендәге барлык төркем Советлар Союзы исемен бирелүгә тәкъдим ителгән булган. Бүләкләр үз хуҗаларын таба, әмма беренче Беларусь фронты командиры Маршал Георгий Жуков документка кул куймый. Төркем кешеләренә 18 майда «Кызыл Байрак» орденын тапшыралар», - диде методист.

«Советлар Союзының даими Президиумы Заһитов белән Мининга исемне бирү карарын кабул итә. Әмма 1997 елда Советлар Союзы дигән ил булмый, димәк, бүләк тә рәсми рәвештә әһәмиятен югалта. Бу Гази Заһитовка рәсми рәвештә «герой» исеме бирелүнең мөмкин түгеллеген күрсәтә», - дип аңлатты ул.

Айрат Заһитов музейга Мишкә, Борай, Кара идел районнары, Нефтекамск, Дүртөйле, Туймазы шәһәрләре, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән килеп йөрүләрен әйтте.

«Кайбер кеше максатчан рәвештә Гази Заһитов дигән каһарман исемен ишетеп, һәйкәлен күрергә дип, килә. Миңа алдан хәбәр итәләр, кунаклар килгәч, экскурсия уздырам. Кайберләре музейга килгәч кенә шалтыратып әйтәләр. Ял көне булуына карамастан, экскурсия үткәрергә дип килеп җитәм. Сораулар бирәләр, кызыксыналар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон музейга журналларны бүләк итте, авыл тарихы, Гази Заһитов музее эшчәнлеге белән танышты, Гази Заһитовның каберенә зыярәт кылды.

  • Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.
  • 1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.
  • Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була: «Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «Варшаваны азат итү өчен» медале, «Берлинны алган өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1953 елның 23 августында вафат. Туган авылы — Яңагошта җирләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100