news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гази Заһитовның оныгы бабасы истәлегенә музей ачуны сорады

Гази Заһитовның оныгы бабасы истәлегенә музей ачуны сорады
Фото: © «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева

Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның оныгы, Россия Журналистлар берлеге секретаре Юлия Заһитова бабасы истәлегенә музей ачуны сорады. Сочидагы медиафорумда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җаваплар бирде.

«Гази Заһитовны онытмавыгыз өчен рәхмәт. Ул минем әтием кебек Мишкә районы Яңакош авылыннан. Отряд та Гази Заһитов исемен йөртә. Туганнарыбыз туксанынчы еллардан бирле Гази Заһитов белән бәйле артефактлар җыя. Бу эшләр аның рейхстагка Җиңү байрагын кадаган кеше булганын белгәнче үк эшләнә башлады. Безнең бер проблемабыз бар. Без барыбыз да бик яхшы музей булуын телибез», – диде Юлия Заһитова.

Ул авылда «бер иске генә бина» бирүләрен әйтте. «Монда бөтен экспонатлар да бозыла. Кыш көне экскурсияләр үткәргәндә бина эчендә 6 градус җылы була. Без яхшы музей булдыруда ярдәм сорыйбыз. Авылга керү өчен юллары да асфальт булсын иде. Шундый мөмкинлек булса, безгә ярдәм итүегезне сорыйбыз», – диде Юлия Заһитова.

Радий Хәбиров булышачакларын әйтте. «Әлбәттә, булышырбыз. Эшләрбез. Мин әле үзем бу авылга барып җиткәнем юк. Хәзер без план буенча барлык мемориалларны да тәртипкә китерергә тырышабыз. Алар бик күп. Бөек Ватан сугышына Башкортстаннан якынча 780 мең кеше киткән. Яртысы кире кайтмаган. Геройларыбыз да, һәйкәлләребез дә бик күп», – диде Башкортстан башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100