Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гази Заһитовның туганнары: Гази абыйны үрнәк шәхес итеп куялар иде
«Күңелле кеше, җырларга яраткан», — дип искә алды татар каһарманын туганнары.
(Башкортстан, 20 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышында катнашкан татар солдаты Гази Заһитов авылдашлары өчен һәрчак үрнәк шәхес булган. Гази Заһитов — Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган.
«Безгә Гази абыйны һәрчак үрнәк шәхес итеп куялар иде. Гази абый ишле гаиләдә үскән — ике кыз, өч малай булган, Гази абый дүртенче бала булып туган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Заһидә ханым.
Заһидә апа дәү әнисен хәтерләвен әйтте. «Гази абый вафатыннан соң 16 ел яшәде ул. Гази абыйның үлемен авыр кичерде. „Балакаем, балакаем“, — дип искә алып елый иде. Елый-елый, күзләре сукырайды», — диде ул.
Гази Заһитов — Заһидә ханымның әнисе — Сафураның бертуган абыйсы. «Әнинең сөйләве буенча, Гази абый кешеләргә һәрчак булышкан. Үзе турында, Бөек Ватан сугышы турында сөйләмәгән. Мине кайчан да булса күтәрерләр, шунда ишетерсез, дигән», — диде Заһидә ханым.
Аның сүзләренчә, Гази Заһитовның каһарманлыгы турында иң элек авылдашлары гына белгән. «Әни аны күңелле кеше иде, җырларга яратты дип сөйләде», — ди ул.
Гази Заһитовның туганнан-туган сеңлесе Роза ханымның әтисе Сәгыйдулла — Гази абыйның бертуган абыйсы. «Дәү әнигә якын нәнәй дип әйтә идек. Соңгы елларда дәү әнинең күзләре күрмәде, ул 1969 елда арабыздан китте. Хөсниямал дәү әниемнең кабере Гази абый янында урнашкан», — диде Роза ханым.
Бүген Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка һәйкәл ачылды. Ул Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз