news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гази Заһитов музее методисты Җиңү көнендә музейда онлайн экскурсия уздырды

Гази Заһитов — Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган каһарман.

Гази Заһитов музее методисты Җиңү көнендә музейда онлайн экскурсия уздырды
Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәте даны музее архивы

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Җиңү көнен якынайткан барлык солдатларга хөрмәт йөзеннән, татар каһарманы Гази Заһитовның музее буйлап видео-экскурсия әзерләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов сөйләде.

«Гази Заһитовның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи. Ул үзенең батырлыгы турында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки заманасы шундый иде. Авылдашлары аның батырлык гамәле турында 1964 елның 30 апрелендә генә, „Комсомольская правда“ газетасында язылган „Знаменосцы“ мәкаләсеннән белде, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел булган иде. Менә шундый иде ул, безнең Гази Заһитов!» — диде ул.

Видео-экскурсияне шушы сылтамадан кереп карарга мөмкин.

«Баш өстендә һәрвакыт аяз күк һәм якты кояш булсын. Җиңү көнендә тынычлык, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Җиңү һәркайда һәм һәрвакытта да юлдаш булсын, янәшәдә бары тик игелекле һәм ихлас кешеләр генә булса иде. Йөрәк авырту һәм сагышларны белмәсен, ә күңелдә һәрвакыт җиңү маршы уйнасын», — дип теләп калды Айрат Заһитов.

Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның архив мәгълүматларына килгәндә, аның әтисе Казыйхан белән Ушияр бабасы ун дисәтинә җир һәм өч-дүрт эшче ат тотканнар. Гази Заһитовның олы бабасы Нариман 25 яшенә есаул (майор) исемен алган. Мөгаен, бу исемгә ул 1812 елдагы Ватан сугышында катнашкан кеше буларак лаек булгандыр. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.

1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.

Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була: «Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. 1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Г. К. Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100