news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гази Заһитов 60 ел элек Рейхстагка беренче булып байрак кадады

Гази Заһитов 60 ел элек Рейхстагка беренче булып байрак кадады

(Уфа, 29 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Татар халкының батыр улы Гази Казыйхан улы Заһитовның Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркетүенә 60 ел тулды. Шушы уңайдан милли батырыбызның туган авылында аны искә алу чаралары уза. Бүген Башкортстанның Мишкә районы Яңагош авылы мәктәбе укучылары Гази Заһитовның каберенә чәчкәләр салды.

Гази Заһитов 1921 елда Мишкә районының Яңагош авылында туып-үсә. Туган авылында башлангыч белемне алгач, күршедәге Өрьяды җидеелык мәктәбендә укый. 1938 елда Бөре шәһәрендәге медицина техникумына укырга керә.

1940 елның августыннан Г. Заһитов хәрби хезмәттә. Татар егете Таллин шәһәрендәге кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтның алгы сызыгында була. Гази Казыйхан улы 1945 елның апрель азагында Берлинны алучыларның беренче сафларында була. Авыр яралануга карамастан, ул 30 апрель көнне үзенең 4 сугышчан дусты белән бергә Рейхстаг түбәсенә Кызыл байракны беренче булып беркетә. Күрсәткән батырлыклары өчен Гази Заһитов Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек дип таныла. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, каһарман татар егетенә Алтын йолдызны күкрәгенә тагарга насыйп булмый.

1946 елның 1 июлендә туган авылына әйләнеп кайткач, Гази Заһитов биредә авыл советы башкарма комитеты рәисе, аннары Кәмәй машина-трактор станциясе механигы булып эшли. 1953 елның 23 августында, сәер шартларда автомобиль һәлакәтенә эләгеп, батыр солдатның гомере вакытсыз өзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100