Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Газета-журналларга ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу мөмкинлеге бар
Әлеге сервисны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Татарстан почтасы” хезмәте белән берлектә әзерләгән
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә басмаларга – газета-журналларга, китапларга язылып була торган пилот сервис эшләтеп җибәрелгән. Анда “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиеснең тулаем каталогы электрон рәвештә файдаланылышта. Әлеге сервисның өстенлеге шунда – матбугатка почта бүлекчәсенә бармый гына, ягъни дистанцион язылып була. Моның өчен әллә ни зур булмаган түләү каралган: подписка бәясенең 2 проценты кадәр (кимендә 10 сум).
Мондый сервис ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан “Татарстан почтасы” хезмәте белән берлектә әзерләнгән. Һәрхәлдә, министрлыкның матбугат хезмәте шундый хәбәр бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз