news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Газа секторындагы конфликт яклары утны туктату турында килеште

Катар, АКШ һәм Мисыр арадашчылары Газа секторында утны туктату турында килешүгә иреште, дип хәбәр итте Катар премьер-министры, Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Мөхәммәд бен Абдеррахман әл Тани матбугат конференциясендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Катар, Мисыр һәм АКШ арадашчылары Газа секторында конфликт яклар арасында утны туктату турында килешүгә ирешә алды. Ул 19 гыйнварда үз көченә керә. Беренче этапта граждан һәм хәрби хатын-кызларны да кертеп, 33 Израиль тоткыны азат ителәчәк. Моңа алмашка килешү кысаларында Израиль төрмәләреннән һәм тоткынлык үзәкләреннән Палестина тоткыннары азат ителәчәк", - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, утны туктатуның беренче этабы 42 көн дәвам итәчәк. Катар премьеры моны гамәлгә ашыру нечкәлекләре турында соңрак фикер алышачаклар, дип өстәде. Катар, Мисыр һәм АКШ Каһирәдә килешү үтәлешен контрольдә тоту өчен уртак команда булдырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot