news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газа секторындагы госпитальгә Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә 800дән артык кеше һәлак булган

Кичә Израиль Хәрби һава көчләре Газа секторының үзәк районнарына берничә һөҗүм ясады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ракеталар Әл-Әхли госпиталенә эләккән.

Al Arabiya телеканалы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар саны 800дән артып киткән, шуларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар.

Һөҗүм күп кенә пациентлар урамда чиратта торганда булган.

Шартлаулардан күрше биналар зыян күргән, аларда да кешеләр һәлак булган.

Палестина җитәкчелеге бу вакыйгага бәйле рәвештә ашыгыч киңәшмә үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100