news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газа секторында һәлак булучылар саны 10 меңнән арткан

Газа секторында Якын Көнчыгыш конфликты кискенләшү башланганнан бирле 10 меңнән артык кеше һәлак булды. Бу хакта, al Arabiya телеканалы Палестина Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә, дип яза Риа Новости.

«Газа секторында һава һөҗүмнәреннән һәлак булучылар саны 10 022 кешегә җитте, алар арасында 4104 бала», диелә хәбәрдә.

Израильдә 1,4 меңнән артык кеше үлгән, шул исәптән 20 россияле. Моннан тыш, төрле бәяләүләр буенча, ХАМАСта әсирлектә 200-250ләп кеше булырга мөмкин.

Мәскәү ике якны да хәрби хәрәкәтләрне туктатырга чакырды. Владимир Путин сүзләренчә, Якын Көнчыгыш кризисын җайга салу бары тик Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек советы тарафыннан расланган «ике дәүләт» формуласы (1967 елда Көнчыгыш Иерусалимда башкаласы белән чиктә бәйсез Палестина дәүләтен төзү турында) нигезендә генә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100