news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ ягулыгына күчү проблемасы көн үзәгеннән төшерелде – Татарстан бизнес-омбудсмены

Эшмәкәрлек буенча советның августтагы утырышы нәтиҗәсендә бу проблема уңай якка хәл ителгән.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның, август аенда узган утырышында, проект төркемнәре тарафыннан чыгарылган мәсьәләләр уңай якка хәл ителгән. Тирескә лицензия алу, газга корылган автомобильләрне теркәү буенча катлаулы нормаларга кагылышлыларны мисалга китереп була. Эшмәкәрләр күтәргән проблемаларның хәл ителүе турында журналистларга Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов сөйләде.

“Хәтерләсәгез, машиналарга газ баллоннары җайланмаларын урнаштыру темасына да, Президентның реакциясе, тирескә карата кебек үк, көчле булды”, - диде бизнес-омбудсмен. Искәртеп үтик: ул утырышта 2015 елның 1 нче гыйнварыннан кабул ителгән техник регламент нигезендә, газга күчерелә торган автомобильләр катлаулы экспертиза узарга тиешлеге турында сүз булган иде.

“Эшкуарлар элек куелган газ баллоннарын закон нигезендә файдалана алмавына борчылды. Ә республикада безнең санаулар буенча андый 80 меңнән артык транспорт чарасы исәпләнә иде. Машинаны газ ягулыгына күчерү процедурасы катлаулы иде. Документларны яңадан рәсмиләштерү өчен машинаны хәтта берничә айга гаражга кертеп булырлык иде. Шушы утырыштан соң проблема көн үзәгеннән төшерелде дияргә була. Кызганычка каршы, федераль дәрәҗәдә ул эшләнмәгән. Ә республикада без Шамил Гафаров, советның проект төркемендә катнашучы эшмәкәрләр, экспертлар белән белән киңәшмәләр уздырдык”, - дип белдерде Тимур Нагуманов. Сүз уңаеннан, Татарстан вице-премьеры Шамил Гафаровның республикада газ мотор ягулыгын гамәлгә кертү программасы өчен җавап бирүен билгеләп үтик.

“Сөйләшү барышында барлык дәүләт органнары бизнеска йөз белән борылды. Бизнесменга чыгымнарын мөмкин кадәр кимрәк итү турында уйлаштык. Без аны төгәлләдек, теләгән нәтиҗәләргә ирештек дияргә була. Бүген газ баллонын кую мәсьәләсе моңарчы яшәгән проблема түгел. Билгеле, җиһазны урнаштыру өчен документлар кирәк, тик хәзер аларны кешеләр өч көн эчендә ала. Хәзер юлларда туктатып, аерым штрафлар салу, ниндидер катгый таләпләр куелмый”, - дип ышандырды Тимур Нагуманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100