news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда биш катлы йортта газ шартлаган, ике кеше зыян күргән

Чаллыда биш катлы йортта газ шартлаган, ике кеше зыян күргән

Чаллының 11нче комплексындагы биш катлы йортта гадәттән тыш хәл булган. Икенче каттагы фатирда газ шартлаган. Әлеге мизгел видеога эләккән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, шартлау нәтиҗәсендә 1976 елгы хатын-кыз зыян күргән, аның башы пешкән. Аңа ЮХИДИ хезмәткәре фатирдан урамга чыгарга булышкан. Ул да яну продуктлары белән агуланган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot