Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газ-мотор җиһазы автобус янган вакытта шартлауны булдырмый калырга мөмкинлек биргән
Автобуска техник узеллар һәм механизмнарының төзек булмавы аркасында ут капкан дип фаразлана.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Газ-мотор җиһазы автобус янган вакытта шартлауны булдырмый калырга мөмкинлек биргән. Казанның Седов урамында ут капкан автобусны шул көннең иртәсендә ремонтка куйган булганнар.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, транспорт чарасының антифризы аккан, механиклар автобусның суыту системасына бәйле кайбер эшләр башкарганнан соң, аны бокста калдырган. Көн уртасында автобуска ут капкан.
Янгынны сүндерү өчен, ут белән көрәшүчеләргә сәгать ярым вакыт кирәк булган. Автобуска техник узеллар һәм механизмнарының төзек булмавы аркасында ут капкан дип фаразлана.
«Башлангыч версия буенча, автобуска механизмнарының төзек булмавы аркасында ут капкан. Биредә газ-мотор җиһазының катнашы юк, өстәвенә, аның үзенчәлекле булуы тагын да зуррак фаҗигане булдырмый калырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта махсус техник комиссия төзелгән, ул янгынның барлык нечкәлекләрен ачыклаячак», - дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Казанның Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 8 декабрьдә Седов урамындагы гаражда 400 квадрат метр мәйданда янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Биредә ремонтта торган «НЕФАЗ» автобусына ут капкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз