news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ һәм техник хезмәт өчен зур акча түләргә кирәк

Газ һәм техник хезмәт өчен зур акча түләргә кирәк

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Яңа елда фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү 10 процентка артачак. Газ бәяләре якынча 30 процентка үсәчәк, узган ел ахырында зәңгәр ягулык бәяләре 20 процентка күтәрелгән иде.

Мисал өчен, агымдагы елда фатир хуҗалары газ плитәсе һәм газ колонкасына техник хезмәт күрсәткән өчен ай саен "Казангоргаз" Энергия җитештерү идарәсенә 12 сум 04 тиен түлиләр иде, 2005 елда хезмәт күрсәтү тарифы 12 сум 75 тиен булачак. Әмма барыннан да бигрәк казанлыларны газ бәясе борчый - яңа елдан зәңгәр ягулык 30 процентка артачак. Республиканың энергетика комиссиясе шундый карар кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100