Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Газ колонкаларын мөстәкыйль алмаштыру белән бәйле 43 хокук бозу очрагы теркәлгән
Газ колонкаларын кешеләр үзләре мөстәкыйль рәвештә алмаштырган очраклар арта бара. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының производство буенча урынбасары Рәмис Сәлахов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында көнкүреш газыннан файдалану куркынычсызлыгын арттыруга багышланган матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.
«Безгә хәбәр итмичә газ җиһазларын ремонтлау, алмаштыру, үзгәртеп кору кебек башбаштаклыклар тыела. Былтыр агымлы суҗылыткычны үзләре алмаштырган 43 очрак ачыкланды. Кемнәрдер җаваплылыкны аңламыйча үзләре эшләргә тырыша, нәтиҗәдә, газга тоташтыргычны суныкы белән бутыйлар. Хаталы монтаж газ көпшәләрен су белән тутыра, бу тулы бер йортларның газ белән тәэминатын боза», – диде Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ул газ плитәсен, газ казаннарын алмаштыручылар газ хезмәткәрен чакыртырга тиешлеген, һәркемнең слесарьдан таныклыгын сорарга хокукы барлыгын да әйтте. «Техник хезмәт күрсәтелмәгәндә яки хезмәткәр эшен җиренә җиткереп башкармаган кебек тоелганда, безгә хәбәр итәргә кирәк. Без абонентны беркайчан ярдәмсез калдырмыйбыз», – дип белдерде Рәмис Сәлахов.
Ни кызганыч, газ кулланучылар белән фаҗигале очраклар да булып тора. 1 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 кешенең гомере өзелгән. Узган елда бу вакытка 4 кеше һәлак булган. Нигездә, бу хәлләр Яңа ел бәйрәмнәрендә теркәлгән.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«34 фаҗигадә 62 кеше зыян күрде, 9 кешенең гомере өзелде. Болар барысы да газ җиһазларыннан файдалану таләпләрен бозу аркасында килеп чыкты. 50-60нчы елларда төзелгән йортларда вентиляция системалары төзек булмаган очраклар шактый. Шул сәбәпле, бүгенге көндә Татарстанда 1014 абонентта агымлы суҗылыткычлар газдан аерылган», - дип сөйләде Рәмис Сәлахов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз