news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ казанына хезмәт күрсәтү өчен килешүне республика халкының ун проценты төзегән

Газ җиһазы хуҗалары, акчаны янга калдыру өчен, иминлекне куркыныч астына куя, дип саный Сергей Крайнов.

Газ казанына хезмәт күрсәтү өчен килешүне республика халкының ун проценты төзегән
Александр Эшкинин,Рамиль Гали

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Күп катлы йортларда яшәүчеләр акчаларын янга калдырып, иминлегене куркыныч астына куя. Татарстанда газ казаны хуҗаларының нибары унынчы өлеше генә техник хезмәт күрсәтү өчен килешүе төзегән. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сөйләде.

«Индивидуаль казаннарга хезмәт күрсәтү турында килешү төзегән абонентлар саны - 55,9 мең, шул ук вакытта торак фондында билгеләнгән шәхси газ казаннары саны — 563 мең данә. Ягъни, милекчеләрнең нибары 10 проценты килешү төзи», - диде Сергей Крайнов.

Ул чит илдә эшләнгән газ җиһазларына хезмәт күрсәтү белән дилерлар үзләре шөгыльләнүен әйтте. Газ казаннары, су җылыткычлар урнаштыру вакытында  аларга техник хезмәт күрсәтү турында килешү мәҗбүри тәртиптә төзелергә тиеш.

«Әлеге килешү ел саен озайтылырга тиеш, ә бу акчалы хезмәт. Бәясе төрле казаннар өчен төрлечә - елына 2 меңнән 4 меңгә кадәр тәшкил итә. Тик, кызганычка каршы, барлык милекчеләр дә хезмәт күрсәтүне озайтмый — эшли икән, бик яхшы дип канәгатьләнәләр», — дип аңлатты Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.

Интервьюны YouTubта «Татар-информ» каналында күрергә мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәне «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100