news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ исе белән ике кеше агуланган йортта төтен юлларын тикшерәләр

Идел буе газ оешмасы белгечләре биш катлы йортта яшәүче ике кешенең газ исенә агулану сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Газ исе белән ир-ат һәм хатын-кыз агуланган йортта газ котелын сүндергәннәр һәм төтен юлларын тикшерәләр. Бу турыда «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖнең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Котел бу йортта яшәүчеләр төтен юллары корылмасында җитешсезлекләр булуыннан зарлангач сүндерелгән.

 «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 7нче шәһәр хастаханәсенә газ исенә агулану билгеләре белән 68 яшьлек хатын-кыз һәм 30 яшьлек ир-ат китерелгән.

Бу хәлдән соң тикшерүчеләр газ чыкмавын, бүлмәдә тәрәзә ябык һәм ачык булганда да төтен һәм һава юллары тиешенчә эшләвен ачыклаган.

Сәбәбен ачыклау өчен, Идел буе газ белгечләре Интернациональ урамындагы 9а йортта барлык җиһазларга планнан тыш техник хезмәт үткәрәчәк, һава һәм төтен юлларын тикшерәчәк. Шулай ук өйдә урнаштырылган чит ил газ казаннарына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүләр төзелгәнме-юкмы икәнен ачыклаячак.

Газ хезмәткәрләре Идарәче компаниягә төтен юллары һәм һава каналларын тикшерү актларын сорячаклар, шуннан соң гына өйдә газ җибәреләчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100