news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Газ җиһазларын тикшерүчене фатирга кертмәгән өчен административ җаваплылык булырга мөмкин

Төзелеш министрлыгы газ куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән законга үзгәрешләр әзерләде.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Россия Төзелеш министрлыгы газ куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән законга үзгәрешләр әзерләде. Газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән өчен административ җаваплылык кертергә ниятлиләр. Тәкъдимнәр кертелгән документ хокукый актлар проектлары федераль порталында чыкты.

«Әгәр йорт милекчесе, күпфатирлы йорттагы фатир хуҗасы кисәтүгә җавап бирмәсә, ике яки аннан да күбрәк тапкыр торак һәм торак булмаган бинага кертмәсә, газ җиһазын тикшерүче хезмәткәр фатирга кертмәү турында акт төзи», — диелгән паспорт документында.

Актның бер нөсхәсе милекчегә бирелә, ә күчермәсе дәүләт торак күзәтчелеге органына тапшырыла. Шуннан соң административ хокук бозу турында эш кузгатылачак.

Дәүләт Думасында торак йортларны газ белән тәэмин итү куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырыла. Шул хактагы хат Дәүләт Думасы рәисе исеменә юлланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100