news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГАЗ-27903 «Валдай» машинасы аракы белән тәртип сагы хезмәтендәгеләр кулына эләккән

Чөнки алып барган йөккә тиешле документлар ясалма булу шиге белдерелгән

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнвар көнне Казан – Оренбург юлының 212 нче чакрымында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда патруль хезмәте тарафыннан туктатылган ГАЗ-27903 «Валдай» машинасы белән идарә иткән 1968 елгы затның йөккә тиешле документларына карата  шик белдерелгән. Төгәлрәге, 200 шешә аракы төяп барган әлеге кешенең йөккә тиешле документлары ясалма булу шиге бар. Шуңа күрә ул Әлмәт шәһәре эчке эшләр идарәсенә китерелгән, идәрәдәгеләр исә мәсьәләгә ачыклык кертергә тиеш, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100