news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гайнетдин: Иминлекне тәэмин итү өчен Корбан гаетендә бергә җыелуны чикләргә туры килә

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Корбан бәйрәме уңаеннан мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Гайнетдин: Иминлекне тәэмин итү өчен Корбан гаетендә бергә җыелуны чикләргә туры килә
Татар-информ архивы

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Корбан бәйрәме уңаеннан мөселманнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәркемгә тынычлык һәм сәламәтлек теләде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Аллаһы Тәгаләдән кешелекне коронавирус афәтеннән азат итүен, авыруларны терелтүен, медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм көч бирүен, ил башындагыларга зирәклек бүләк итүен, яраткан Ватаныбыз – Россия һәм бөтен дөньяда тынычлык тантана итүен сорап дога кылам», - диелә Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә.

Аның сүзләренчә, бүгенге чынбарлык шундый ки, иминлекне тәэмин итү үзара аралашуны чикләү, күп кеше бергә җыелмауга кайтып кала.

Быел Корбан бәйрәме 31 июльдә билгеләп үтеләчәк. Коронавирус таралу куркынычы аркасында, күп кенә төбәкләрдә гает намазында катнашучылар санына бәйле чикләүләр кертелде. Мәскәүдә гает намазы бары тик Җәмигъ мәчетендә генә руханилар һәм мөфтият хезмәткәрләре катнашында узачак. Калган кешеләр бәйрәм намазын трансляция аша карый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot