news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз хәзрәт Закиров: Хөсәен Фәезханов Россия мөселманнарын берләштерү моделен төзегән

Гаяз хәзрәт Закиров: Хөсәен Фәезханов Россия мөселманнарын берләштерү моделен төзегән
Гаяз хәзрәт Закиров
Абдул Фархан

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов Россия мөселманнарын берләштерү моделен төзегән булуын әйтте.

«Россия өммәтен фәндә һәм дәүләт хезмәтендә таныткан күп кенә бөек улларыбыз һәм кызларыбыз бар. Хөсәен Фәезханов алар арасында аерым урынны били. Гасыр ярым элек Хөсәен Фәезханов «Рисалә» һәм «Ислах мәдәрис» хезмәтләрендә өммәтебезнең мәгариф реформасы концепциясен төзи. Галимнең хезмәтләре безнең заманда гына тулысынча билгеле булуына карамастан, алар XIX гасыр азагында татар мәгърифәтчеләренә, җәдидчеләренә мәгариф реформасын тормышка ашырырга зур йогынты ясаган», - диде Гаяз хәзрәт Закиров «Фәезханов укулары»нда.

Хөсәен Фәезхановның тууына 200 еллыкка багышланган «Фәезханов укулары» Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында узды.

Гаяз хәзрәт Закиров сүзләренчә, Исмәгыйль Гаспринский 130 ел элек Хөсәен Фәезханов төзегән мәгариф реформасы планнары турында беренчеләрдән булып язып чыга. Хөсәен Фәезханов урталыкны саклау һәм сабырлык принципларын алга сөрә, көнбатыш цивилизациясенең техник казанышларын, фәнни методикасын кулланырга өнди. Ул шул ук вакытта белемне туган телдә бирүне кертергә омтыла. 1850нче елларда мәдрәсәләрдә дәресләр гарәп һәм фарсы телләрендә укытыла, ә дөньяви фәннәр бөтенләй керми.

«Хөсәен Фәезханов мәдрәсәләрдә мәгариф системасын үзгәртү планнары белән беррәттән, Россия мөселманнарын дини идарәләр нигезендә берләштерү, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, җирле үзидарәдә катнашу моделен төзи. Ул башкалада фәнни җәмәгатьчелек белән диалог булдыруга ирешә», - диде Гаяз хәзрәт Закиров.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бүген Россия өммәтенең меңләгән мәчет һәм мәчет каршындагы мәктәпләре, күп санлы урта һәм югары уку йортлары барлыгын әйтте. Миллионнарча Россия мөселманнары югары белемгә ия. Алар сәясәттә, бизнеста, фәндә, мәдәнияттә, спортта зур казанышларга ирешә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100