news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз Исхакый музее мөдире Рәсимә Ибраһимова: Таушалган диварлар ремонт көтә

Гаяз Исхакый музее мөдире Рәсимә Ибраһимова: Таушалган диварлар ремонт көтә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гаяз Исхакый тарихи-этнографик музей-комплексы мөдире Рәсимә Ибраһимова музейның бүгенге эшчәнлеге, торышы белән таныштырды.

«Еллар үтеп, бераз таушалган диварлар ремонт көтә. Ремонтны көтеп алырбыз дип уйлыйм. Безгә җитәкчеләребез быел юллар булыр дип ышандыра. Юллар салынса, музейга кайтучы кешеләр дә артыр, Алла бирсә», – диде ул Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан бер төркем язучылар әдипнең туган ягы – Чистай районы Яуширмә авылына сәфәрендә.

Музей мөдире тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килергә мөмкин булуны әйтте.

«Ялыбыз булса да, музейны ачабыз, ял дип тормыйбыз. Бервакыт безгә кичке 23.00 сәгатьтә килделәр, төнге 02.00 сәгатьтә рәхмәт әйтеп чыгып киттеләр. Туганнарыгыз, дусларыгыз, гаиләләрегез белән рәхәтләнеп килеп, ял итеп китә аласыз. Төрле бәйге, конкурсларда, конференцияләрдә катнашырга тырышабыз. Шуннан соң музейга килүчеләр күбәеп ала. «Күренекле әдип музее эшләгәндә татар яши», - дип язып калдырган иде безгә Англиядән килгән кунакларыбыз», - диде Рәсимә Ибраһимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100