news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз Исхакыйның сәяси эшчәнлеген яктырткан фәнни китап Төркиядә дөнья күрде

“Социализмнан төркичелеккә - казанлы Гаяз Исхакый" дип исемләнгән китапның авторы – Мәрмәрә университеты тарих галиме Әхмәт Канлыдәрә.

Гаяз Исхакыйның сәяси эшчәнлеген яктырткан фәнни китап Төркиядә дөнья күрде
Рамиль Гали/архив

(Истанбул, 3 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Шушы көннәрдә Төркиядә Гаяз Исхакый турында яңа китап нәшер ителде.

“Социализмнан төркичелеккә - казанлы Гаяз Исхакый"  китабын Мәрмәрә университеты гомумтөрек тарихы кафедрасы җитәкчесе, профессор Әхмәт Канлыдәрә язган. Әлеге китап “Өтүкән” нәшриятында басылган. 318 битлек басма 3 бүлектән, кушымта һәм фотосурәтләрдән тора.

Беренче бүлектә Гаяз Исхакыйның тормышы һәм милли фикерләренең барлыкка килүе аңлатылган. Икенче бүлектә - милләттәшебезнең госманлы-төрки тормышына тәэсире, өченче бүлектә Европадагы сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеге яктыртылган.

Китапның яңалыгы булган иң әһәмиятле өлеше – Гаяз Исхакыйның 1909 - 1926 елларда “Sırât-ı Müstakîm”, “Türk Derneği”, “Yeni Kafkasya”, “Türk Yurdu” җурналлары, “Tevhîd-i Efkâr”, “Vakit”, “Cumhuriyet“ газеталарында басылган мәкаләләре.

Автор Гаяз Исхакыйның сәяси фикерләре һәм эшчәнлеген алгы планга чыгарган, аның объектив фикер йөртүче тәнкыйтьче булуын искәрткән.

  • Әхмәт Канлыдәрә - татар фән тормышына шактый таныш исем. Ул “Россия төркиләреннән Муса Җаруллаһ (1875-1949)” дигән темалы магистрлык диссертациясен күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт җитәкчелегендә яклаган. Аның тикшеренүләрендә Идел буе татарлары, җәдитчелек, Заһир Бигиев белән бәйле хезмәтләре аерым урын тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100