news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз Исхакый музее экспозициясе вакытлыча Чистайга күчәргә мөмкин

Гаяз Исхакыйның Яуширмәдәге музеена ремонт ясаганда, экспозицияне вакытлыча Чистайга күчерү өчен урын билгеләнгән.

Гаяз Исхакый музее экспозициясе вакытлыча Чистайга күчәргә мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Гаяз Исхакыйның Яуширмә авылындагы музеена ремонт ясаганда, экспозиция вакытлыча Чистайга күчеп торырга мөмкин. Экспозиция өчен урын билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее мөдире Рәсимә Ибраһимова әйтте.

Мәгълүмат өчен. Музей 1993 елда Яуширмә авылында ачылган. Ул 1999 елдан бирле республика күләмендәге мәдәни мирас объекты булган Сәйфетдин сәүдәгәр йортында эшләп килә. Музей Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының филиалы булып тора. Аның фондында 3000 экспонат бар. Яуширмә авылы район үзәгеннән 28 км ераклыкта урнашкан.

Кичә Гаяз Исхакый музеенда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин булып китте. Рәсимә Ибраһимова әйтүенчә, сүз музейның киләчәге, аны саклап калу, бинаны төзекләндерү турында барган. Музейны төзекләндерү өчен 9 млн 600 мең сум, ә экспозицияләр өчен 8 млн сумга смета әзерләнгән.

Искәртеп үтәбез, февраль аенда иске стиль белән 10 февральдә, яңа стиль белән 23 февральдә күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның 140 еллыгы. 21 һәм 22 февраль көннәрендә Яуширмә авылында язучыны искә алу чаралары каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100