Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гаяз Исхакый һәм Җамал Вәлиди премияләренә лаеклылар билгеле булды
Гаяз Исхакый һәм Җамал Вәлиди премияләренә лаеклылар билгеле булды
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышында, ябык тавыш бирү юлы белән, ТР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый һәм Җамал Вәлиди исемендәге премияләрнең лауреатлары билгеле булды.
Г.Исхакый бүләге 1991 елдан бирле язучыларга татар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары һәм Г.Исхакый иҗатын өйрәнүдәге уңышлары өчен бирелеп килә. Быелгы Г.Исхакый бүләгенә 2004 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” исемле китабы өчен әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов һәм драматургия өлкәсендәге казанышлары өчен драматург Данил Салихов лаек булды. Ә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге җитди хезмәтләр өчен бирелә торган Җамал Вәлиди исемендәге премиясен идарә әгъзалары бертавыштан күренекле әдәби тәнкыйтьче Фоат Галимуллинга 2004 елда шулай ук Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Табигыйлеккә хилафлык” исемле китабы һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге уңышлары өчен өчен бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз