news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз Исхакый иҗатына багышланган сайт ачылачак

Гаяз Исхакый сайтында аның бөтен әсәрләре бер урында тупланачак, ди оештыручылар.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Тиздән Гаяз Исхакый иҗатына багышланган isxaki.com сайт ачылачак. Бу хакта «Идел» журналы сайты хәбәр итә.

«Әдипнең иҗатына һәм шәхесенә багышланган сайтта Исхакыйның әсәрләре, фотосурәтләре, видеоязмалар, аудиокитаплар һәм күп төрле кызыклы материаллар урын алачак», дип хәбәр итә сайтны оештыручыларның берсе булган Наил Нәбиуллин.

«Аның иҗатын интернетка чыгару бик мөһим. Гуглда эзләп карагыз әле, ничә әсәрен табырсыз икән? Иң күбе 5-6: „Остазбикә“, „Кәҗүл җитек“, „Ул әле өйләнмәгән иде“, „Зөләйха“, „Ике йөз елдан соң инкыйраз“. Гаяз Исхакый сайтында исә, бөтен әсәрләр бер урында тупланачак», — ди Наил Нәбиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100