news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйразга күпме вакыт калганын Интернетта белергә була

Социаль челтәрләрдә татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюповның “Инкыйраз-таймеры” эшли башлады.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Социаль челтәрләрдә татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюповның “Инкыйраз-таймеры” эшли башлады. Проектның юрау чыганагы – Гаяз Исхакый. Әлеге вакытта http://teorius.ru/timer/ сылтамасы белән кереп карасак, инкыйразга 85 ел да 10 ай һәм берничә сәгать калганын күрербез.

Мәгълүмат өчен. Татар классик язучысы Гаяз Исхакый 1902 елда татар халкының киләчәге турында кайгыртып «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәрен иҗат итә.

Таймерны төрле кеше төрлечә кабул иткән. “Хатыным Айгөл “Куркыныч”, диде. Кичә “Акыл фабрикасы”нда әллә нинди кеше килеп: «Сез кешеләрне программалыштырасыз», дип битемә кычкырды”, - ди Илдар “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул әлеге проектны шаяртулы кисәтү, хәтта, шаяртып куркыту максатыннан эшләнүен әйтә. Илдар Әюпов үзе инкыйразга ышанмый.

Фотода Илдар Әюпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100